Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Түбән Кама районында иң яхшы шахматчыларны ачыкладылар

12 авыл җирлегеннән килгән командалар Трудовой бистәсендә шахмат буенча турнирда катнашты.

Түбән Кама районында авыл җирлекләре арасында «Сәламәтлек» XV Спартакиадасы кысаларында ярышлар дәвам итә. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов хәбәр итә.

12 авыл җирлегеннән килгән командалар Трудовой бистәсендә шахмат буенча турнирда катнашты. Командада икешәр катнашучы — ир-ат һәм хатын-кыз. Алар арасында турнир аерым үткәрелде. Аннары балларны кушып, команда нәтиҗәсе игълан ителде.

Урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын: Иске Чишмә җирле үзидарәсе;
2 урын: Шәңгәлче җирле үзидарәсе;
3 урын: Кызыл Чишмә җирле үзидарәсе.

Шәхси зачетта ирләр арасында:
1 урын: Наджафов Илгар (Афанас авыл җирлеге);
2 урын: Борһанов Айдар (Шәңгәлче авыл җирлеге);
3 урын: Матвеев Илья (Кызыл Чишмә авыл җирлеге).

Шәхси зачетта хатын-кызлар арасында:
1 урын: Попова Любовь (Иске Чишмә авыл җирлеге);
2 урын: Вахрушева Лариса (Кызыл Чишмә җирле үзидарәсе);
3 урын: Борһанова Фянися (Шәңгәлче авыл җирлеге).

Исегезгә төшерәбез, «Сәламәтлек» спартакиадасы кысаларында спортның төрле төрләре буенча тагын ун ярыш бар. Тиздән хатын-кыз командалары арасында волейбол ярышлары булачак. Алар 19 февральдә ике мәйданчыкта — Түбән Уратма һәм Ширәмәт авылларында узачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев