Түбән Кама пожарныйлары Татарстан Республикасы буенча икенче урын алды
Татарстанда янгын сүндерү-коткару спорты буенча республика чемпионаты узды.
Ярышларда федераль янгынга каршы хезмәт отрядларының физик культура коллективларыннан биш команда катнашты.
Алар ике төр ярышта көч сынашты: штурм баскычыннан күтәрелү һәм 100 метрлы полосаны каршылыклар аша узу.
Ярышлар йомгаклары буенча беренче урынны Казанның 7 нче янгын сүндерү-коткару отряды спортчылары яулады. Көмеш медальләрне Түбән Кама янгын сүндерүчеләре алды, ә бронза медальләргә Яр Чаллы вәкилләре лаек дип табылды.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев