Түбән Кама пенсионеры Россия чемпионатында йөгерүдә җиңде
Мәскәүдә абыйлы-энеле Знаменскийлар исемендәге стадионда ветераннар арасында Россия чемпионаты узды.
Түбән Кама районы башкарма комитетының физик культура һәм спорт идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ярышларда Түбән Камадан 75 яшьлек Валентина Кудряшова катнашкан.
Пенсионер 400 метрга йөгерүдә беренче булып финишка килгән, йөз метрлы йөгерүдә — икенче, шулай ук 200 метрга йөгерүдә «бронза» алган.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев