Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Спорт

Түбән Кама мөхтәсибәтенең мөселман командалары арасында көзге футбол турниры узды

Анда 8 команда үзара көч сынашты.

Муса Җәлил исемендәге 1 нче татар гимназиясенең футбол кырында Түбән Кама мөхтәсибәтенең мөселман командалары арасында көзге футбол турниры узды. 

Анда 8 команда үзара көч сынашты. Чараның максаты — спорт белән шөгыльләнү һәм җиңү генә түгел, ә дусларча очрашып, рухи-әхлакый азык алу. Мөселман командалары очрашканда тупас сүзләр ишетелми, бәрелешләр булмый. Уеннарның нәтиҗәсе: «Мәчет» командасы — җиңүче, икенче урында — «Өммәт», өченче урында — «Кәүсәр» командалары.

Очрашуда җиңүчеләргә юмарт иганәчеләр ярдәме белән алган бүләкләр тапшырылды. Һәм инде еллар буена сакланып килгән матур гадәт — пылаудан авыз итү, дустанә аралашу белән дәвам итте.

Фото: Түбән Кама мөхтәсибәте

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев