«Түбән Кама кроссы»нда 11 мең кеше катнашты
«Түбән Кама кроссы»н шәһәрнең туган көненә багышладылар.
Түбән Кама Бөтенроссия йөгерү көнен бәйрәм итүгә кушылды. Массакүләм йөгерү Шәһәр көнендә «Манзара» сәүдә үзәге янындагы мәйданчыкта узды. Анда спортчылар, ветераннар, мәктәп укучылары, завод кешеләре һәм башка актив түбәнкамалылар катнашты.
Беренче булып стартка иң көчле ир-атлар һәм хатын-кызлар чыкты, аларның иң яхшыларын төп сәхнәдә бүләкләделәр. Иң яшь һәм иң өлкән катнашучыларга истәлекле статуэткалар, ә титуллы спортчыларга рәхмәт хатлары тапшырылды.
Ачылу тантанасыннан соң ук спортчылар массакүләм йөгерешкә әзерләнә башладылар. Йөгерештә мөмкинлекләре чикләнгән шәһәр кешеләре, балалар, мәктәп укучылары, студентлар һәм сәнәгать хезмәткәрләре катнашты. «Түбән Кама кроссы»н шәһәрнең туган көненә багышладылар.
Массакүләм йөгерештә катнашучылар 1,5 километр араны йөгереп үттеләр. Ахырдан оештыручылар призлар уйнаттылар, төп бүләк — яңа велосипед булды. «Түбән Кама кроссы» барлыгы 11 меңнән артык спортчыны җыйды.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев