Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Түбән Кама көрәшчеләре Татарстан беренчелегендә медальләр алды

Көрәш келәменә 70 иң көчле спортчы чыкты.

Татарстанда 2003-2005 елда туган яшүсмерләр арасында ирекле көрәш буенча республика беренчелеге узды. Бу хакта «Нефтехимик» спорт клубының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Көрәш залы келәмнәренә 70 иң көчле спортчы чыкты, тик Идел буе федераль округы беренчелегендә катнашу өчен ТР җыелма командасына бары тик финалга чыгучылар гына эләгә алды. Түбәнкамалылар моңа иреште, өч катнашучы да бүләкләргә ия булды:

Абушаев Раил, 2005 елда туган, 97 кг — 1 урын;
Федоров Юрий, 2004 елда туган, 92 кг — 2 урын;
Мамедов Мәхмүд, 2006 елда туган, 57 кг — 3 урын.

Моннан тыш, Түбән Кама спортчысы Кәрим Шиһапов автомат рәвештә Татарстан җыелма командасына узды. Берничә ай элек ул студентлар арасында Идел буе федраль округы сайлап алу этабында җиңгән иде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X