Түбән Кама көрәшчеләре Бөтенроссия ярышларында медальләр яулады
Түбән Камада Россиянең атказанган спорт мастеры Шамил Садриев истәлегенә багышланган билбау көрәше буенча Бөтенроссия ярышлары тәмамланды.
Турнирга Мәскәүдән, Чиләбедән, Ставропольдән, Түбән Новгород өлкәсеннән, Башкортостаннан һәм Татарстаннан 153 спортчы җыелды.
Түбән Кама спортчылары искиткеч нәтиҗәләр күрсәттеләр. Әмир Хафизов «95 килограммнан артык» авырлык категориясендә беренче урынны алды, ә Кәрим Киреев «77 килограмм» авырлык категориясендә бронза медаль яулады.
Фото: t.me/radmirbelyaev
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев