Түбән Кама командасы бокс буенча Бөтенроссия ярышларыннан ике медаль алып кайтты
Түбән Кама боксчылары ике өченче урынны алды.
Тобольск шәһәрендә 10-15 июльдә бокс буенча Россиянең «Спартак» физкультура-спорт җәмгыятенең Бөтенроссия ярышлары узды. Алар 19 яшьтән 40 яшькә кадәрге ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында үткәрелгән.
Татарстан спорт федерациясендә хәбәр итүләренчә, республиканы Түбән Кама һәм Арча спортчылары тәкъдим иткән. Ярышлар нәтиҗәләре буенча Түбән Кама боксчылары ике өченче урынны алды:
- Роберт Кәримов — 57 кг авырлык категориясендә;
- Тимур Эрназаров — 60 кг авырлык категориясендә.
Фото: ТР спорт федерациясе
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев