Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Түбән Кама командасы армрестлинг буенча Россия җыелма командасына керде

Илнең төп старты Орел шәһәрендә узды.

Армрестлинг буенча Россия беренчелегендә Түбән Кама командасы яхшы нәтиҗә белән чыгыш ясады. Илнең төп старты Орел шәһәрендә узды.

Татарстан җыелма командасы бу ярышларда иң массакүләм булды. Командага 108 спортчы кергән, шуларның 18е Түбән Камадан. Өч көн дәвамында спортчылар сул һәм уң кулларында көрәште.

Нәтиҗәләр сөендерә: көрәш нәтиҗәләре буенча җиде кеше хөрмәт пьедесталына эләгә. Тагын икесе кечкенә медальләр яулый. Ләкин болар барысы да түгел, соңгы нәтиҗәләрне безнең тренерларның берсе Равил Харисов ясады.

«Россия җыелма командасына әлеге беренчелек нәтиҗәләре буенча җиде спортчы эләкте. Шуны да билгеләп үтәсем килә, әлеге ярышлар нәтиҗәләре буенча Ярослав Куликов «Россиянең спорт мастеры» дигән югары спорт нәтиҗәсен үтәде. Ә Татарстан җыелма командасы беренче урынны алды», — диде ул.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X