Түбән Кама кикбоксчылары Яр Чаллыдагы турнирда алтын алды
Спортчыларны тренер Руслан Зарипов әзерләде.
Түбән Кама кикбоксчылары Чаллыда бөтен Татарстаннан 150дән артык спортчыны җыйган турнирда чыгыш ясады. «Комментатор каналы» язганча, спортчылар берьюлы җиде призлы урын яулап, бик яхшы нәтиҗә күрсәтте.
Анастасия Никитенко, Данил Кузмин, Рияз Миргаязов һәм Таһир Зиазетдинов турнир чемпионнары булдылар. «Көмеш» не Роман Биканов, Виктория Белоусова һәм Замир Зиазетдинов яулады. Спортчыларны тренер Руслан Зарипов әзерләде.
Фото: t.me/Kommentator_channel
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев