Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Түбән Кама каратистлары Африка ярышларында дөнья чемпионнары булды

Ярышларда дөньяның 25 иленнән җыелма командалар һәм 800гә якын спортчы катнашкан.

Көнчыгыш көрәш буенча дөнья чемпионатында һәм беренчелегендә Түбән Кама спортчылары алты алтын, икешәр көмеш һәм ике бронза медаль яулады.

Халыкара вакыйга Маврикий утравында 14-16 сентябрьдә узды. 

Түбәнкамалыларның остазы Руслан Фаизов икенче тренер Даниил Селезнев белән бергә иң дәрәҗәле категориядә — ир-атлар командасы, атлетлар арасында дөнья чемпионы булды. Аларның тәрбияләнүчеләре Камилә һәм Әмир Билаловлар, Виктория Апевалова, Вадим Наумов һәм Георгий Паньков алтын призерлар булдылар.

Ярышларда дөньяның 25 иленнән җыелма командалар һәм 800гә якын спортчы катнашкан. Россиянең милли командасы иң күп санлысы иде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев