Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Түбән Кама җитәкчеләре һәм эшмәкәрләр иптәшләрчә футбол матчында көч сынашты

Рамил Муллин җиңүчеләрне котлады һәм аларга спортта уңышлар теләде.

Кичә «Кояшлы алан» паркында Түбән Кама җитәкчеләре һәм эшмәкәрләр арасында Республика һәм Шәһәр көненә багышланган иптәшләрчә футбол матчы узды.

Дуслык матчы нәтиҗәсе буенча 3:2 исәбе белән шәһәр администрациясе командасы җиңү яулады.

Уен алдыннан Түбән Кама мэры Рамил Муллин «Кожаный мяч» футбол турниры җиңүчеләренә һәм призерларына кубоклар, медальләр һәм дипломнар тапшырды. Шулай ук кече, урта һәм өлкән яшьтәге төркемнәр арасында иң яхшы капкачыларны, яклаучыларны, һөҗүмчеләрне һәм иң файдалы уенчыларны сайладылар.

Рамил Муллин җиңүчеләрне котлады һәм аларга спортта уңышлар теләде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев