Түбән Кама җиңел атлеты Бөтенроссия ярышларында җиңү яулады
«Комментатор каналы» хәбәр иткәнчә, спортчы 60 метр дистанциядә киртәләр белән ул 7,72 секунд нәтиҗә күрсәткән.
Түбән Кама җиңел атлеты Семен Манаков Екатеринбургта узган «Рождественские старты» Бөтенроссия ярышларында җиңү яулады.
«Комментатор каналы» язганча, 60 метр дистанциядә киртәләр белән ул 7,72 секунд нәтиҗә күрсәткән. Бу нәтиҗә агымдагы кышкы сезон өчен дөнья рейтингында дүртенче булды.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев