Түбән Кама ярыммарафонына Татарстаннан һәм Россия төбәкләреннән 1,3 мең катнашучы җыелды
Катнашучылар өч дистанцияне — 3 км, 10 км һәм 21,1 км — классик ярыммарафон дистанциясен уздылар.
Түбән Камада якшәмбе, 12 июльдә, традицион ярыммарафон узды, анда Татарстанның төрле районнарыннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 1,3 мең спортчы катнашты.
Катнашучылар өч дистанцияне — 3 км, 10 км һәм 21,1 км — классик ярыммарафон дистанциясен уздылар. Ярышлар маршруты шәһәрнең үзәк урамнары буйлап үтте, анда йөгерүчеләр өчен махсус туклану нокталары оештырылган иде.
«Ярыммарафон — ул безнең традиция, ул республикада һәм хәтта илдә яшәүчеләрне йөгерү хәрәкәтенең бер ритмында берләштерә, һәм «Татарстанда җәй» республика проектының бер өлеше булып тора. Барлык катнашучылар да — үзенчәлекле һәм, бу көн күрсәткәнчә, эссе шартларда да нык торалар!» — дип билгеләп үтте Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев