Түбән Кама янгын сүндерүчеләре җиңел атлетика кроссында иң көчлеләрне билгеләде
Чарага шәһәрнең 14 янгын сүндерү часте вәкилләре җыелды, алар 1 чакрым дистанциядә ярышты.
Түбән Камада янгынга каршы хезмәт командалары арасында җиңел атлетика кроссы буенча ярышлар тәмамланды. ФПС отряды спартакиадасы кысаларында узган чарага шәһәрнең 14 янгын сүндерү часте вәкилләре җыелды, алар 1 чакрым дистанциядә ярышты.
Ирек Әхмәтҗанов җитәкчелегендәге 44 нче янгын сүндерү часте командасы 12 минут 46 секунд нәтиҗә күрсәтте. Икенче урынны 29 секундка аерма белән Сергей Бударагин җитәкчелегендәге 90 нчы часть янгын сүндерүчеләре алды. «Бронза» Ришат Дәүләтшин командалык иткән 33 нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләренә эләкте.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев