Түбән Кама гимнастлары «Йолдызлык» ачык турнирында җиңү яулады
Ярышлар Казанда узган.
Түбән Кама спортчылары эстетик гимнастика буенча «Йолдызлык» ачык турнирында чыгыш ясады.
«Комментатор каналы» хәбәр иткәнчә, ярышлар Казанда узган. Турнирда Татарстанның һәм Россиянең төрле шәһәрләреннән 300 дән артык спортчы катнашкан.
Түбән Кама данын «ДиНа» эстетик гимнастика үзәге тәкъдим итә. «Асель» командасы 8-10 яшьлекләр категориясендә беренче урынны, ә «Жизель» командасы 12-14 яшьлекләр категориясендә икенче урынны яулады.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев