Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Түбән Кама егете Россиянең иң көчле барьеристлары белән ярыштан соң Мәскәүдән «бронза» алып кайтты

Алда спортчыны Чиләбедә узачак Россия чемпионаты көтә.

Мәскәүдә Җиңел атлетика буенча «Мемориал В. П. Куца» ярышлары узды. Анда 110 метрга йөгерештә Россиянең иң көчле барьерчылары очрашты. Бу «Королева российского спорта» ярышлары сериясенә кергән 14 нче этап.

Түбән Камадан Семен Манаков бронза призер булды, дип хәбәр итә «Нефтехимик» спорт клубының матбугат хезмәте. Бер атна элек ул Мәскәү янындагы Жуковскийда Россия кубогында 4 нче урынны алган. Алда спортчыны Чиләбедә узачак Россия чемпионаты көтә.

Фото: «Нефтехимик» СК матбугат хезмәте

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев