Түбән Кама боксчысы Айдар Фәсахов Россия беренчелегендә бронза яулады
Спортчы 3 көрәш үткәреп, аларда ике җиңү яулый.
15-25 май көннәрендә Краснодарда 19-22 яшьлек яшүсмерләр арасында бокс буенча Россия беренчелеге узды. Анда Түбән Кама спортчысы Айдар Фәсахов уңышлы чыгыш ясады.
Спортчы 3 көрәш үткәреп, аларда ике җиңү яулый. Ярымфиналда Айдар Европа һәм дөнья чемпионына гына оттыра.
Айдар Фәсахов бронза медаль белән бүләкләнде, шул сәбәпле аңа спорт мастеры исеме бирелде. Хәзер ул Россия җыелма командасында учыгыш ясаячак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев