Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Тренер истәлегенә турнир

«Шинник» спорт комплексында танылган тренер, Россиянең спорт остасы Роберт Шәйхетдинов (1956-2011) истәлегенә багышланган дзюдо ярышы узды. Арабыздан вакытсыз киткән Роберт Әнвәр улы «Шинник»та дзюдо һәм самбо буенча тренер булып чирек гасырга якын эшләде. Аның өйрәнчекләре шәһәр, республика һәм Россия берен-челегенә үткәрелгән ярышларда уңышлы чыгыш ясап, Түбән Каманың спорт данын үстерүгә...

«Шинник» спорт комплексында танылган тренер, Россиянең спорт остасы Роберт Шәйхетдинов (1956-2011) истәлегенә багышланган дзюдо ярышы узды.
Арабыздан вакытсыз киткән Роберт Әнвәр улы «Шинник»та дзюдо һәм самбо буенча тренер булып чирек гасырга якын эшләде. Аның өйрәнчекләре шәһәр, республика һәм Россия берен-челегенә үткәрелгән ярышларда уңышлы чыгыш ясап, Түбән Каманың спорт данын үстерүгә өлеш керттеләр. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, Роберт Шәйхетдинов «Татарстан Респуб-ликасының физик культура һәм спорт отличнигы» дигән мактау билгесенә лаек булды.
Аның истәлегенә багышланган ачык республика турниры инде матур традициягә әйләнеп бара. Исәп буенча бишенчесе булган быелгысына Казан, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Чистай, Бөгелмә, Лаеш һәм Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрләреннән 2003-2004 елларда туган малайлар һәм кызлар-барлыгы 135 яшь дзюдочы җыелган иде. Ярышны ачу тантанасында аларны муниципаль район башкарма комитетының яшьләр белән эшләү һәм спорт идарәсе начальнигы урынбасары Газинур Мусин, «Шинник» спорт комплексы директоры Рөстәм Ганиев һәм мәрхүм тренерның бертуганы-Россия Кораллы көчләре ветераны Айдар Шәйхетдинов сәламләп, уңышлар теләделәр.
Тамашачылар яшь дзюдо чыларның берьюлы өч келәмдә барган көч сынашуын зур кызыксыну белән күзәттеләр. Турнирда «Шинник» спорт комплексы вәкилләре-тре-нер Сергей Михайловның өйрәнчекләре дә уңышлы чыгыш ясады: үз авырлык үлчәүләрендә Әмир Хөснуллин, Фәридә Фазлыева һәм Әдилә Бушмакина - икенче, Давыт Галимов, Әмирхан Әминов һәм Алексей Фалин өченче призлы урыннарны алдылар.
Нур Туганов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X