Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Теләк һәм тырышлык булса..

Балаларның укуга вакытлары җитми дип зарлансак та, теләгән кеше мәктәптән тышта төрле түгәрәкләргә йөрергә дә вакыт таба. Язма героебыз Диләрә Юнысова әнә шундыйлардан.

Диләрә Рәнис кызы шәһәребезнең 36 нчы мәктәбенең 8 нче сыйныфында белем ала. Укудан тыш вакытында спортбал биюләре түгәрәгенә йөри. Уңышлары да шактый аның. Үзе әйткәнчә, теләк булганда — бар җиргә дә өлгереп була. 

Спорт-бал биюләре секциясенә беренче мәртәбә 4 яшендә килә. Әти-әниләре Гөлия белән Рәнискә «Кызыгыз бик кечкенә бит әле, биш яше тулганны көтегез», — дисәләр дә, Диләрә үзе бер көн дә калдырмый, атнага өч көн, Балалар иҗаты йортына, шөгыльләнергә йөри башлый. Беренче вакытларда 25 ләп бала җыелса да, бүгенге көнгә кадәр икесе генә шөгыльләнүләрен дәвам итә икән. Өметле күренгән Диләрәне тренерлары Ирина Зарипова биш яшеннән ярышларга йөртә башлый. Иң беренче барган шәһәре дә истә әле Диләрәнең. Удмуртия башкаласы — Ижау каласы була ул. Беренче ярышында ук III дәрәҗәдәге диплом алып кайталар. Аннан инде Чаллы, Казан, Алабуга, Уфа, Сарапул калаларындагы ярышларда катнашып призлы урыннар ала. «Йөргән таш шомара» дигәндәй, шулай йөри-йөри остарып бетә. 

Бу елның апрель аенда Тольяттига барып, 2 нче урынны алып кайталар. Озаклап ял итәргә вакытлары да калмый, чөнки икенче атнада ук Чебоксарга чыгып китәләр, анда беренче урынга лаек булалар. Өченче атнада Самарада да беренче урын белән Кубок алып кайталар. 14 май көнне Тольяттига барып, тагын беренче урынны алалар.

Әлбәттә, гел беренче урын гына да алып бетереп булмый, жиңелгән вакытлар да була, андый чакларда Диләрә «Бар дипломнарны мин генә алсам, башкаларга калмый. Аларның да бит җиңәсе, дәрәҗәле урыннар аласы килә», — дип, елмаеп уздыра белә.

Әлбәттә, спортның бу төре бик күп чыгымнар сорый. Күлмәкләрнең иң арзаны 15- 20 мең сум тора, биер өчен алынган махсус туфлиләр дә 5-6 мең сумлык. Әле акчасыннан бигрәк, юл йөрүләре авыррак. Ерак шәһәрләргә төнге 12 ләрдә чыгып китәләр. Аннан юлдан арып килеп, ял итәргә күпме вакыт кала торгандыр, ярышларда катнашасы. Ярышлар кичен булса да, иртән иртүк юлга кузгалырга кирәк. Гөлия һәм Рәнис Юнысовлар кызларының спорт-бал биюе белән шөгыльләнүен хуплап, аны һәр ярышка үзләре йөртә, бик зур рәхмәт аларга. 

Диләрә үзе киләчәктә дә биюче булырга, аннан инде спортның бик үк популяр булмаган бу төре белән балаларны таныштыру өчен тренер булып эшләргә хыяллануын әйтә. 

«Ул ярышларга әзерләнү, йөрү үзе бер кызык. Кичтән ашарга әзерләп, киемнәрне, документларны барлап куясы. Юл буе сөйләшеп барып, вакытның узганын сизми дә калабыз. Ярышларда биегәч, түземсезлек белән нәтиҗәләрне көтәбез. Әтисе машинада көтеп утыра, аннары чыгып аны сөендерәбез. Тренерыбыз Ирина Зариповага зур рәхмәтлебез», — ди кызның әнисе Гөлия Юнысова

Алдан әйткәнебезчә, тырышлык һәм теләк булганда, барысына да өлгерергә була. Әле бит Диләрә атнаның өч көнендә йөзү түгәрәгенә дә йөри, анда да ярышларда катнашып, II һәм III урыннарны ала ул. 

Тырыш кызга без дә киләчәктә уңышлар, хыялларының чынга ашуын телибез.

Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев