Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Татарча көрш ничек оештырыла?

Теге яки бу Сабантуй турында сүз чыкса, гадәттә, иң элек: «Көрәштә кем батыр калды?» - дип сорыйлар. Һәм бу аңлашыла да, чөнки милли бәйрәмебезнең иң зур тамашасы, бар халыкның игътибарын үзенә туплый торган төп вакыйгасы - нәкъ менә татарча көрәш. Ә инде шәһәр-район Сабантуенда бигрәк тә шулай, чөнки биредә көрәшкә...

Теге яки бу Сабантуй турында сүз чыкса, гадәттә, иң элек: «Көрәштә кем батыр калды?» - дип сорыйлар. Һәм бу аңлашыла да, чөнки милли бәйрәмебезнең иң зур тамашасы, бар халыкның игътибарын үзенә туплый торган төп вакыйгасы - нәкъ менә татарча көрәш. Ә инде шәһәр-район Сабантуенда бигрәк тә шулай, чөнки биредә көрәшкә иң көчле батырлар, танылган пәһлеваннар чыга, көрәшне үткәрү тәртибе дә алдан ук аерым нигезләмә белән раслана. Көрәшчеләр һәм тамашачылар мәйданга барганда ук белеп торсыннар дип, быел булачак бәйгенең төп шартлары һәм үзенчәлекләре белән таныштырабыз.

Көрәшчеләрне үлчәү иртәнге сәгать 8дә башлана һәм 10да тәмамлана. Һәркайсының документлары (паспорт, ИНН, страховой таныклык) һәм табиб тарафыннан расланган медицина белешмәсе булырга тиеш. Соңга калганнар һәм документлары булмаганнар кертелми.
Көрәш сәгать 11дә башлана. Бил алышу яшь буенча өч төркемгә бүлеп оештырыла: 18 яшькә кадәрге үсмерләр, 50 яше тулып узган ветераннар һәм алардан соң ир-егетләр (төп көрәш). Ә кечкенә малайларның көрәше зур мәйданда түгел, читтәрәк урнашкан балалар мәйданчыгында була.
18 яшькә кадәргеләр өчен быел җиде авырлык үлчәве билгеләнде: 35, 40, 50, 55, 60, 65 һәм 70 килограммга кадәр.
50 яше тулган көрәш ветераннары, авырлык үлчәүләренә бүленмичә, барысы бергә бил алышачак.
Ә инде ир-егетләр арасындагы төп көрәш бу юлы түбәндәге биш үлчәүдә оештырыла: 60, 75, 85, 100 килограммга кадәргеләр һәм 100дән авырраклар.
Ахырдан аерым үлчәүләр-дә җиңүчеләр баш батыр исеме өчен абсолют беренчелектә көч сынашачак. Анда яшьләр һәм ветеран көрәшчеләр арасында җиңүчеләр кертелми, абсолют беренчелектә катнашу өчен төп көрәштәге берәр үлчәүдә беренче урынны алырга кирәк.
Башка шәһәрләрдән һәм районнардан кунакка килгән көрәшчеләр дә барлык авырлык үлчәүләрендә үзебезнекеләр белән беррәттән көрәштерелә. Әмма Сабантуйның баш батыры исеме өчен көрәшкә кунаклар кертелми. Ә инде, әйтик, кайсыдыр авырлык үлчәвендә читтән килгән көрәшче җиңү яуласа, икенче урынны алган Түбән Кама шәһәре һәм районы көрәшчесе абсолют беренчелектә катнаша алачак. Әгәр инде (дөнья хәлен белеп булмый) икенче урынга да кунак чыга калса, андый очракта, өченче приз-лы урындагы үзебезнең көрәшче Сабантуйның иң зур бүләге өчен көрәшкә керү хокукына ия була, дигән сүз.
Иң зур бүләк, дигәннән, анысы быел да автомобиль, әмма нинди маркалы буласын әлегә әйтмәделәр.
Татарча көрәшнең баш хөкемдары - «Шинник» спорт комплексының көрәш бүлеге мөдире Расиф Гыйльманов, баш секретарь - шул ук бүлекнең өлкән тренеры Илнар Гәрәев.
11 июньдә «Ильинка»да узачак Сабантуйда көрәш бәйгесен оештыруның төп үзенчәлекләре һәм яңалыклар менә шулар. Мәйдан күрке булган көрәшне рәхәтләнеп тамаша кылу өчен көне генә матур булсын, дип телик.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X