Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спорт

Спорт яңалыклары

ХОККЕЙ. Кама Аланындагы «Олимпия» боз сараенда 2005-2007 елгы кызлар арасында Татарстан беренчелеге узды. Дүрт команда арасында Кама Аланы бистәсенең «Искра» командасы дүртенче урынны яулады. 
ТХЭКВОНДО. Шәһәребездә 2004-2002 елгы юниорлар арасында Татарстан Республикасы беренчелеге үткәрелде. Анда 86 яшь спортчы катнашты. 5 нче балалар һәм яшүсмерләр мәктәбеннән Камил Гыйниятуллин һәм Арина Чалова – беренче урыннарны, Диана Зотина, Полина Реброва һәм  Альберт Беккер икенче урыннарны яулаганнар. Түбән Кама командасы өченче урынга чыккан.   
БАДМИНТОН. Түбән Новгородта бөтенроссия күләмендәге «Эмеральд Кап» дип аталган турнир узды. Бәйгегә 15 төбәктән 380 спортчы килгән иде. Үз яшьтәшләре арасында Степан Волков һәм Анастасия Исаева өченче урыннарга лаек булганнар (тренерлары Д. Волков һәм О. Юрова). 
ВОЛЕЙБОЛ. 1-3 мартта Тольятти өлкәсендә ачык турнир үтте. 6 команданы җиңеп, беренчелекне Түбән Каманың  «Батыр» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы яулады (тренер А. Граханцева).
ДЗЮДО. Яр Чаллыда 2007-2008 елгы спортчылар арасында Татарстан Республикасы беренчелеге узган. Безнең шәһәрнең «Динамо» спорт мәктәбе укучылары Анна Чекалина келәмдә – беренче, Эвелина Петрова – икенче, Данир Хәсәнов өченче урыннарга лаек булганнар.
ГРЕК-РИМ КӨРӘШЕ. «Ярыш» спорт аренасында төбәкара чемпионат үткәрелде. 162 көрәшче 22 үлчәү  категориясендә бил алыштылар. Безнең «Динамо» командасыннан Данил Исрафилов (29 кг) –икенче, Марсель Хаҗипов  һәм Максим Усманов  өченче урыннарны алганнар. 45 кг үлчәүдә  – Егор  Помелов – икенче, Савелий Кротов өченче призер булган; 50 кг үлчәүдә Алексей Сорокин шулай ук өченче урынны яулаган.
Фәрит ВАГЫЙЗОВ, «Туган як»ның спорт күзәтүчесе.  

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев