Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

СПОРТ

КЫСКАЧА ЯҢАЛЫКЛАР

ИРЕКЛЕ КӨРӘШ. Оренбург шәһәрендә Идел буе федераль округының ирекле көрәш буенча юниорлар бәйгесе узды. Түбән Камадан 8 нче спорт мәктәбе укучылары бик уңышлы чыгыш ясадылар. Алмаз Нурмөхәммәтов һәм Владислав Чураков 125 кг һәм 61 кг үлчәүләрдә «алтын» медальләр яулады. Сабина Баһаветдинова һәм Валентин Черепанов – «көмеш», Заур Магомедов һәм Тимур Васильев «бронза» медальләргә лаек булды.
БАДМИНТОН. Казанда республиканың бадмитон үзәгендә 15-19 яшь категориясендә шәхси-команда чемпионаты үтте. Түбән Камадан «Батыр» спорт мәктәбе командалары 15 яшьтәгеләр арасында – 2 нче, 19 яшьтәгеләр арасында 3 нче урыннарга чыкканнар. Шәхси ярышларда Степан Волков, Анастасия Исаева, Виктория Афанасьева һәм София Котова призлы урыннарны яулаган.
ШАХМАТ. 2 нче гимназиядә Советлар Союзы Герое И.П.Болодурин истәлегенә багышланган шахмат турнирында 49 яшь спортчы катнашты. Бигрәк тә «Батыр» спорт мәктәбе укучылары яхшы әзерлек күрсәттеләр. Кызлар арасында Айлин Миңнеголова, Әмирә Әбдиева, Диана Уразайкина, Наилә Гыйләҗиева 1-3 нче урыннарны алдылар. Егетләр арасында Александр Шаманский һәм Данил Ямалетдинов – 1 нче, Әмир Зәйнуллин һәм Сөләйман Лотфуллин – 2 нче, Әскар Хәмидуллин һәм Булат Нигъмәтҗәнов 3 нче урыннарны яулаганнар. (Тренерлары – К. Шәйхетдинов һәм И. Кириллов).
ХОККЕЙ. 21нче февральдә «Нефтехимик» Магнитогорск шәһәрендә «Металлург» командасы белән очрашты. Уенның беренче периоды 1:1 исәбе белән тәмамланды, безнең командадан голны Павел Куликов кертте. Тик алдагы периодларда хуҗалар өстенлек күрсәттеләр һәм тагы 2 гол ясадылар. Уен «Металлург» файдасына 3:1 исәбе белән тәмамланды һәм «Нефтехимик» турнир таблицасында аска, унынчы урынга күчте.
Фәрит ВАГЫЙЗОВ, «Туган як» газетасының спорт күзәтүчесе.

Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев