Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

СПОРТ

КЫСКАЧА ЯҢАЛЫКЛАР

ХОККЕЙ. Рәттән дүрт уенда оттыру сәбәпле «Нефтехимик» турнир таблицасында яңадан сигезенче урынга төште. 25 ноябрьдә Подольск шәһәрендә «Спартак» (Мәскәү) командасы белән очрашу 1:0 исәбе белән тәмамланды. Ә 27 ноябрьдә «Витязь» (Мәскәү өлкәсе) командасы «Нефтехимикны» 2:1 исәбе белән җиңде.
КИОКУСИНКАЙ. Баулыда Татарстанның – 14 һәм Башкортстанның 2 шәһәр командалары ачык ярышларда көч сынашуга җыелганнар. Түбән Кама спорт мәктәбе укучылары бик яхшы чыгышлар ясаганнар: дүрт категориядә – беренче, алты – икенче, сигез категориядә – өченче урыннарны яулаганнар. Ярослав Чугунов, Кәрим Галиев, Әлфирә Яруллина һәм Булат Әмирханов – җиңүче «алтын» призерлар арасында.
ТХЭКВОНДО. Чабаксарда тхэквондо буенча ачык чемпионат булып узды. 200 яшь спортчы арасында шәһәребезнең 5 нче спорт мәктәбеннән тренер Руслан Насмиевның юниорлары да көч сынашты. 2010-2011 елгы малайлар арасында үз үлчәү категорияләрендә Богдан Антонов, Максим Гилаев һәм Тимергали Рәҗәпов «алтын» медальләргә лаек булганнар. Кызлар арасында беренче урынны шулай ук Камилла Бояр, икенче урынны Зарина Хәсәншина алган.
Фәрит ВАГЫЙЗОВ, «Туган як» газетасының спорт күзәтүчесе.
Фото «Нефтехимик» клубы сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев