Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

СПОРТ

СПОРТ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

БОКС. Узган атнада Казанда 2004-2005 елгы үсмерләр арасында бокс буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Тренер Я.Бояршин һәм Р.Талипов җитәкчелегендәге Түбән Кама командасы уңышлы чыгыш ясаган. 60кг үлчәүдә Павел Сидоров (11 нче мәктәп укучысы) – беренче, 52 кг категориясендә Айдар Фәсәхов (КНН) – икенче, 57 кг авырлык үлчәвендә Богдан Попов (Зур Афанас) өченче урыннарны яулаганнар.
БАДМИНТОН. Сарытау шәһәрендә үсмерләрнең «Бәллүр волан» дип аталган Бөтенроссия ярышларында илебезнең 15 төбәгеннән 200 спортчыҗыелган. 17 яшьлек кызлар арасында Түбән Камадан Диана Котова һәм 13 яшьлекләр арасында Виктория Афанасьева «көмеш» медальләргә лаек булганнар.
ТХЭКВОНДО. 8 февральдә шәһәребезнең 5 нче спорт мәктәбендә Идел буе федераль округының тхэквондо буенча яшьләр чемпионаты үтте. Җыелма командалар бәйгесендә Татарстан спортчылары беренче урынны алдылар. Команда составында Түбән Кама егете Камил Гыйниятуллин 55 кг үлчәүдә өченче урынны яулаган.
ХОККЕЙ. «Нефтехимик» команадасы февраль аенда әлегә оттырмыйча бер-бер артлы 4 уен үткәрде. Безнең хоккейчылар 4:3 исәбе белән – «Локомотив» (Ярославль), 4:0 «коры» исәпкә ирешеп – «Металлург» (Магнитогорск), 6:1 исәбе белән «Адмирал» (Владивосток) командаларын җиңделәр. Ә менә 17 февральдә «Нефтехимик» Хабаровск шәһәреннән килгән «Амур» командасына 3:5 исәбе белән оттырды.
Фәрит ВАГЫЙЗОВ.
Фото «Нефтихимик» сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев