Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

СПОРТ

КЫСКАЧА ЯҢАЛЫКЛАР

ХОККЕЙ. «Нефтехимик» 8 декабрьдә «Салават Юлаев» командасы белән очрашты һәм 1:2 исәбе белән оттырды. Ике тайм дәвамында көндәш командалар бер чамасы уйнадылар. Ләкин Уфа кунаклары 3 нче таймда атакаларын бик көчәйтеп, исәпне үз файдаларына үзгәртүгә ирештеләр. Безнең командада травма алып, бу хәлиткеч матчта катнашмаган хоккейчылар да күп иде. Турнир таблицасында «Нефтехимик» унынчы урынга төште.
АРМРЕСТЛИНГ. Түбән Камада армрестлинг буенча шәһәр чемпионаты уздырылды. «ДИНАМО» спорт мәктәбе укучылары Кирилл Матвеев, Руслан Матюшин, Ислам Гайнуллин, Айдар Хәмидуллин, Марта Волкова, Ильяс Гафуров, Айназ Сибгатуллин, Даниф Галиуллин һәм Данил Пустобаев үз үлчәү категорияләрендә яшьтәшләре арасында беренче урыннарны яулаганнар.
БАСКЕТБОЛ. Түбән Каманың 1 нче спорт мәктәбендә 2006 елгы кызлар командалары арасында баскетбол буенча муниципалитет ярышлары узды. Өч көн барган бәйгеләрдә Уфа һәм Отрадный шәһәрләреннән килгән командалар беренче, икенче урыннарны, безнең шәһәр командасы өченче урынны алдылар (тренерлары В. Гыйниятова).
ДЗЮДО. Шәһәребездә Россиянең спорт мастеры Р.Шәйхетдинов истәлегенә багышланган VIII традицион ачык турнир үтте. Түбән Камадан 5 нче спорт мәктәбе тренеры Софья Меньшикова укучылары Павел Черкеев 26 кг һәм Виталий Бурлаков 42 кг үлчәү авырлыгында өченче урыннарны яуладылар.
ТХЭКВОНДО. Төмәндә тхеквондо буенча Корея Республикасы консулы Кубогына узган турнирда 500 спортчы катнашкан. Татарстанның җыелма командасы составында Түбән Каманың 5 нче спорт мәктәбе укучылары Камил Гыйниятулин һәм Богдан Шакиров – «алтын», Дмитрий Степанов «көмеш» медальләргә лаек булганнар.
Фәрит ВАГЫЙЗОВ, «Туган як» газетасының спорт күзәтүчесе.
Фото «Нефтихимик» спорт комплексы сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев