Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спорт яңалыклары

ХОККЕЙ.

«Нефтехимик» хоккейчылары 4 һәм 6 сентябрь көннәрендә ЦСКА һәм «Сочи» командалары белән баз ареналарында көч сынаштылар һәм ике уенда да 3:2 исәбе белән оттырдылар. Ә менә «Динамо» (Минск) командасын 2:4 исәбе белән җиңделәр. 9 сентябрьдә Түбән Каманың «Нефтехим-Арена» боз сараенда Рига шәһәреннән килгән «Динамо» (Рига) командасын «коры» 4:0 исәбе белән тар-мар иттеләр. Хәлиткеч матч 11 сентябрьдә узды. «Металлург» (Магнитогорск) командасын «Нефтехимик» 3:0 исәбе белән җиңде. Турнир таблицасында безнең команда хәзер 3 нче урында бара. Киләсе матч иртәгә, 14 сентябрьдә «Автомобилист» командасы белән узачак. Барлык җанатарларны «Нефтехим- Арена» боз сараенда көтеп калабыз!
ФУТБОЛ. 7 сентябрьдә Россиянең ФНЛ командалары арасындагы Олимп беренчелегендә «Нефтехимик» футболчылары Мәскәүдә «Чертаново» командасы белән очраштылар. Уен 2:2 исәбе белән тәмамланды һәм «Нефтехимик» командасы турнир таблицасында тугызынчы урынга күтәрелде. Көндәшләр капкасына тупларны Давид Хубаев һәм Мераби Уридия керттеләр. Чираттагы матч Татарстан башкаласында «Рубин» стадионында узачак. Ярославль шәһәреннән киләчәк «Шинник» командасы белән уенга бару өчен Түбән Кама җанатарларына 2 автобус бирелә.
Фәрит ВАГЫЙЗОВ, «Туган як» газетасының спорт күзәтүчесе.

Фото «Нефтехим» спорткомплексы сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев