Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спорт яңалыклары

Хезмәтләре мактаулы Узып киткән 2015 ел нәтиҗәләре буенча, берничә шәһәрдәшебез спортны үстерүдәге хезмәтләре өчен республика бүләкләренә лаек булды. Түбән Кама ТЭЦының гражданнар оборонасы буенча белгече, гер күтәрү остасы Фаил Рамил улы Хәсәнҗанов һәм «Динамо» спорт мәктәбенең армспорт (кул көрәштерү) буенча тренеры Равил Венер улы Харисов «Татарстан Республикасының физик культура һәм...

Хезмәтләре мактаулы
Узып киткән 2015 ел нәтиҗәләре буенча, берничә шәһәрдәшебез спортны үстерүдәге хезмәтләре өчен республика бүләкләренә лаек булды.
Түбән Кама ТЭЦының гражданнар оборонасы буенча белгече, гер күтәрү остасы Фаил Рамил улы Хәсәнҗанов һәм «Динамо» спорт мәктәбенең армспорт (кул көрәштерү) буенча тренеры Равил Венер улы Харисов «Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы» дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр. Равил Булатов җитәкчелегендәге спорт мәктәбенең ирекле көрәш буенча тренеры Инсаф Илдус улы Низамиев һәм «Динамо» спорт мәктәбе директоры Алексей Владимирович Урезов Татарстан яшьләр белән эшләү һәм спорт министрлыгының Рәхмәт хатларына лаек булдылыр. Балалар һәм яшьләр туризмы станциясе директоры Илдар Фәрит улы Булатовка һәм «Нефтехимик» спорт клубының чаңгы буенча тренеры Сергей Владимирович Бочкаревка «Татарстан Республикасында физик культураны һәм спорт-ны үстерүдәге хезмәтләре өчен» дигән күкрәк билгесе тапшырылды.
Көрәштә һәм йөзүдә
Равил Булатов җитәк-челегендәге спорт мәктәбендә шөгыль-ләнүчеләр Яңа ел алдыннан уздырылган ярышларда матур нәтиҗәләр күрсәтте.
Ирекле көрәш осталары Казанга Татарстан чемпионатына барып кайтты. Үз авырлык үлчәүләрендә Марат Нуретдинов (61 кг), Илдус Гыйниятуллин (74 кг), Зөбәер Эсселаев (96 кг) һәм Умахан Магометханов (86 кг) - беренче, Алмаз Галиев (96 кг) - икенче, Дәүләт Зыятдинов (74 кг) өченче урыннарны алдылар. Тренерлары Илдар Булатов һәм Айдар Хөҗҗәтуллин өчен дә зур куаныч бу.
Ә йөзү белән шөгыльләнүчеләр, Кыш бабай приз-лары өчен, спорт мәктәбе беренчелегенә ярышты. Нәтиҗәдә, ирекле һәм кроль стильләре белән 25 һәм 50 метрлы дистанцияләргә йөзүдә Әмирә Зиннәтова, Алина Рамазанова, Булат Нигъмәтҗанов, Егор Ильин, Александра Капралова, Әмирә Солтанова, Андрей Тарасов, Эрик Хәбибуллин һәм Максим Миронов иң җитезләре булдылар. Аларның бу уңышында тренерлары Екатерина Аляшева, Илдар Шәрәфетдинов, Анна Рожкова һәм Алина Пахомованың да өлешләре зур.
Кыш бабай призларына
«Шинник» спорт комплексында татарча көрәш белән шөгыльләнүче малайлар арасында узып киткән 2015 ел ахырында Кыш бабай призларына Яңа ел турниры үткәрелде.
Үз авырлык үлчәү-ләрендәге яшьтәшләре арасында Гоша Гафуров, Эдик Юнысов, Ислам Хикмәтуллин, Давыт Хәбибуллин, Айдар Арсланов, Булат Гәрәев, Алмаз Җиһангәрәев, Азат Першин, Азат Гайнанов, Хәмзә Хәбибуллин, Радик Йосыпов, Әлфис Шәйдуллин, Азат Ярмөхәммәтов, Азат Мөхәммәтдинов, Илдар Дәүләтгәрәев, Дамир Әхмәтгәрәев һәм Айзат Гыйниятуллин беренче урыннарны алдылар. Аларга һәм икенче-өченче урыннарны алган малайларга Кыш бабай бүләкләре тапшырылды.
Рафаил ХӘЙРУЛЛИН.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев