Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спорт дөньясында

Самбочылар сынатмады Самбо көрәше буенча Татарстан чемпионаты Түбән Кама спортчылары өчен уңышлы булды. Безнекеләрнең берьюлы өчесе - Максим Карпов (57 кг), Нияз Нәбиуллин (62 кг) һәм Рөстәм Файзрахманов (74 кг) үз авырлык үлчәүләрендә чемпион исемен яуладылар. Леонид Советников (52 кг) икенче урынны алды, ә Фәнил Минвәлиев (68 кг) - өченче...

Самбочылар сынатмады

Самбо көрәше буенча Татарстан чемпионаты Түбән Кама спортчылары өчен уңышлы булды. Безнекеләрнең берьюлы өчесе - Максим Карпов (57 кг), Нияз Нәбиуллин (62 кг) һәм Рөстәм Файзрахманов (74 кг) үз авырлык үлчәүләрендә чемпион исемен яуладылар. Леонид Советников (52 кг) икенче урынны алды, ә Фәнил Минвәлиев (68 кг) - өченче призер. Әлеге самбочыларның барысы да - «Нефтехимик» спорт клубында шөгыльләнүчеләр.
Рафаил ХӘЙРУЛЛИН.
 
Сухрау гер күтәрүче егетләрне җыйды
Сухрау мәдәният йортында гер спорты буенча мәктәп укучыларының районкүләм ярышы уздырылды. Крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илнур Зәйнуллин призларына (шулай ук аның бертуганы Рифнур да үз бүләкләрен әзерләгән) уздырылган бу ярышта үзебезнең Сухрау белән беррәттән, Кызыл Яр, Смыловка, Олы Аты, Кызыл Чапчак, Түбән Уратма, Трудовой, Тавель, Благодатная, Иске Чишмә һәм Кама Аланыннан барлыгы егерме яшь спортчы көч сынашты.
Ярышларны ачу тантанасы авылыбыз мәктәбенең җиденче классында белем алучы рус кызлары Ангелина Павлова, Анастасия Тимшина, Юлия Малафеева, Сабина Тагирова, Анна Козлова, Ольга Савинованың татар халкының милли киемнәреннән чыгып, үзебезнең Татарстан һәм Россия гимннарын республикадагы ике дәүләт телендә - татарча һәм русча җырлаулары белән башланып китте (гомумән, бу укучылар ярыш барышындагы тәнәфесләрне татар һәм рус җырлары белән бизәделәр).
Тантанада ясаган чыгышында Сухрау авыл җирлеге башлыгы Ришат Галимов бу төр ярышның безнең Сухрауда әле беренче мәртәбә генә үткәрелүе хакында әйтеп, гер күтәрүче егетләргә ярышта уңышлар теләде. Шулай ук, муниципаль район башкарма комитетының яшьләр белән эшләү һәм спорт идарәсе начальнигы урынбасары Газинур Мусин һ.б. да спортның ир-егетләр, бигрәк тә булачак Ватан сакчылары өчен әһәмияте зур булуын телгә алып үтте, гер күтәрүчеләргә шундый ярыш оештыручыларга рәхмәт белдерде.
Гер күтәрү ярышы егетләр арасында ике авырлык үлчәвендә (60 килограммга кадәрге һәм 60 килограммнан авыррак) уздырылды. Ә укучы кызларны алай төркемнәргә бүлеп тормадылар - алар барысы бергә көч сынаштылар.
60 килограммга кадәрге үлчәүдәге укучы егетләрдән, 16 килограмм авырлыгындагы герне 73 мәртәбә күтәреп, Кама Аланы мәктәбенең тугызынчы классында укучы 2002 елгы Райнур Латыйпов беренче урынны алды (тренеры - Ришат Галимов). Икенче урында - Благодатная авылыннан сигезенче класс укучысы Сергей Гәрәев. Тренер Харис Гыймадиевта шөгыльләнүче 2001 елгы бу үсмер герне 50 мәртәбә күтәрде. Өченче урында - Сухрау мәктәбенең тугызынчы классы укучысы Виталий Леонтьев (тренеры - Виталий Фролов), ул герне 35 мәртәбә күтәрде.
60 килограммнан авыррак үлчәүдә Түбән Уратма мәктәбенең унберенче классында белем алучы 1998 елгы Илнур Афзалов герне 123 мәртәбә күтәреп, җиңү яулады (тренеры - Исхак Мөхлисов). Икенче урында - Кама Аланы мәктәбенең унынчы класс укучысы 1998 елгы Алмаз Миннекәев (тренеры - Ришат Галимов). Ул герне 121 мәртәбә күтәрде. Өченче урында - Түбән Уратма мәктәбенең унынчы классы укучысы Булат Глюмов, ул герне 120 мәртәбә күтәрде (тренеры - Исхак Мөхлисов).
Кызлар арасында, герне 40 мәртәбә күтәреп, Виолетта Чепчикова җиңүгә иреште. Икенче урында - герне 20 мәртәбә күтәргән Елизавета Давыдова. Кызларның икесе дә - Тавель авылыннан, берсе - тугызынчыда, икенчесе сигездә укучы бу кызларны гер спорты серләренә тренер Харис Гыймадиев өйрәтә.
Ярышта җиңүчеләрне котлап, аларга грамоталар, акчалата премия һәм истәлекле бүләкләрне авыл җирлеге депутатлары Федор Шандыров, Владимир Абрамов, Владимир Алексеев һ.б. тапшырды. Бу ярыш кунаклары арасында татарча көрәш һәм гер спорты ветераны Гакыйф Борһанов, заманында татарча көрәш белән мавыккан Вазыйх Гыйльметдинов һ.б. булганын да әйтик.
Ришат Галимов җиңү-челәрне тәбрикләү белән бергә, бу ярышны оештыруда үзләреннән зур көч куйган һәммә кешегә, бигрәк тә бертуган спонсорлар Зәйнуллиннарга рәхмәт җиткерде. Спорт белән шөгыльләнү өчен, хәзерге заманда авыл җирлегендә дә барлык мөмкинлекләрнең булуын искәртеп, мәктәп укучыларына үз сәламәтлекләре өчен мөһим булган физик чыныгуга тагын да зуррак игътибар бирергә киңәш итте.
Людмила ПАВЛОВА,
Сухрау авылы мәдәният йорты директоры.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев