Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Шәһәрдәшебез – Россиядә беренче!

«Шинник» спорт комплексында шөгыльләнүче Семен Манаков юниорлар (1999-2000 елгы яшьләр) арасында җиңел атлетика буенча Россия беренчелегенә үткәрелгән ярыштан җиңү яулап кайтты. Илнең күп кенә төбәкләреннән җыелган спортчы егетләр һәм кызлар үз осталыкларын Волгоград шәһәрендә күрсәттеләр. Җиңел атлетиканың иң катлаулы төрләреннән берсендә - каршылыклар аша 60 метрга йөгерүдә Татарстан вәкиленә тиңнәр...

«Шинник» спорт комплексында шөгыльләнүче Семен Манаков юниорлар (1999-2000 елгы яшьләр) арасында җиңел атлетика буенча Россия беренчелегенә үткәрелгән ярыштан җиңү яулап кайтты.
Илнең күп кенә төбәкләреннән җыелган спортчы егетләр һәм кызлар үз осталыкларын Волгоград шәһәрендә күрсәттеләр. Җиңел атлетиканың иң катлаулы төрләреннән берсендә - каршылыклар аша 60 метрга йөгерүдә Татарстан вәкиленә тиңнәр табылмады. Бу дистанцияне узу өчен Түбән Кама егетенә нибары 7,98 секунд вакыт җитте.
Спорт мастерлыгына кандидат Семен Манаков Түбән Кама педагогия көллиятендә укый. Җиңел атлетикадагы уңышлары белән ул тренерлары Владимир Быковка һәм Олег Пермяковка, шулай ук, үзенең әтисенә бурычлы. Егетнең әтисе Сергей Манаков 90нчы елларда Түбән Каманың танылган спортчыларыннан берсе иде, җиңел атлетика буенча Россия һәм Европа беренчелекләрендә җиңүләр яулап, халыкара класслы спорт остасы исеменә лаек булды.
«Шинник» спорт комплексының
матбугат хезмәте.
Фотода: Семен Манаков Волгоградтагы
ярыштан соң.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев