Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Шахмат серләрен үзләштерү өчен

Соңгы елларда шәһәре-бездә генә түгел, ил күләмендә яшьләрнең шахмат уенына игътибары кими, дип сөйлиләр. Бу илне тоташ компьютерлаштыруга бәйле сәбәпләр аркасында шулайдыр, бәлки. Хәзерге яшь буын, шахмат тактасына багынып утырганчы, сәгатьләр буе компьютер экраны каршында утыруны кулайрак күрә. Ә бит, булачак гросмейстерлар, чемпионнар нәкъ менә бүгенге балалар арасыннан үсеп чыгарга...

Соңгы елларда шәһәре-бездә генә түгел, ил күләмендә яшьләрнең шахмат уенына игътибары кими, дип сөйлиләр. Бу илне тоташ компьютерлаштыруга бәйле сәбәпләр аркасында шулайдыр, бәлки. Хәзерге яшь буын, шахмат тактасына багынып утырганчы, сәгатьләр буе компьютер экраны каршында утыруны кулайрак күрә. Ә бит, булачак гросмейстерлар, чемпионнар нәкъ менә бүгенге балалар арасыннан үсеп чыгарга тиештер.
Гомеренең 20 елын яшь буынга шахмат уены серләрен өйрәтүгә багышлаган шахматчы, хәзерге вакытта 12нче мәктәптә кече яшьтәге балалар өчен шахмат түгәрәкләре алып баручы тренер Габдулла Әхмәтгалиев моның шулай икәнлеген бик яхшы белә. Аның җитәкчелегендә шөгыльләнә торган балалар башлангыч классларда гына укысалар да (балалар бакчаларында йөрүчеләре дә бар), инде шулар арасында да бик сәләтлеләр күренә. Әйтик, 12нче мәктәпнең икенче класс укучысы Кирилл Петухов шәһәр беренчелегенә уздырылган шахмат ярышларында 10 яшькә кадәрге балалар арасында беренче урынны алган. Ә яңарак кына 7 яше тулган Берта Вәлиева беренче һәм икенче урыннарны яулаган.
Әле күптән түгел 2001 елгы кызлар һәм малайлар катнашында шәһәр беренчелегенә турнирлар булып узды. Бу ярышларда 31нче мәктәп укучысы Альберт Сөләйманов һәм 7нче мәктәп укучысы Ирина Коровина җиңүче булган. Альбертны тренеры мактап бетерә алмый: «Бу бик сәләтле бала, киләчәге өметле», - ди. Ул гыйнвар аенда - Казанда, февральдә Мәскәүдә узган ярышларда уңышка ирешкән.
Габдулла Әхмәтгалиев тагын шунысын да искәртте: югарыда телгә алынган яшь шахматчыларның өчесенә дә фестивальгә килү өчен үзләрендәге шахмат клуб-лары яки федерацияләре матди ярдәм күрсәткән. Ә безнең Альбертны исә бабасы үз исәбенә алып барган. «Шәһәрдә шахмат федерациясе кебегрәк бер оешма булса, турнирларга баручыларга ярдәм оештыруны үз өстенә алыр иде. Шахмат уенын үстерү буенча Казан, Чаллы, Әлмәт, Чистай һ.б. шәһәрләрдән без бик нык калышабыз», - ди ул. Сугышчы-интернационалист Олег Моисеев истәлегенә багышлап уздырылган 24нче республика шахмат турниры нәтиҗәләре моны бик ачык күрсәткән. Анда Түбән Каманың 15нче мәктәп укучыларыннан торган бер командасы кечкенәләр төркемендә өченче урынны алган. Ә турнирда катнашкан калган командаларыбыз - соңгы 16-20нче урыннарда...
Шәһәрдә шахмат клубы оештырырга кирәклеге хакында шәһәр җитәкчелегенә дә берничә мәртәбә мөрәҗәгать итеп караса да, аңа, шахмат ветераннары «Дружба» спорт комплексында җыела ала, ә балалар өчен 6нчы мәктәптә «Каиссия» шахмат-шашка үзәге эшли, дип кенә җавап биргәннәр. «Әлеге үзәкнең максаты башка - ул шахмат клубы түгел, ә гомуми мәҗбүри уку (всеобуч) үзәге буларак оештырылган», - ди Г.Әхмәтгалиев. «Дружба»да озак еллар дәвамында шахмат буенча күпсанлы ярышлар үткәрелгән. Шахматчыларның рәсми булмаган лидеры Риф Кашапов вафат булгач, бу эш туктаган. Анда хәзер «Нефтехим»да эшләүчеләр генә ярышлар уздыра икән.
Шахмат - кешенең акылын камилләштерә торган уен. Аның белән бакча балалары да, чәчләре чаларган өлкәннәр дә шөгыльләнә. Балаларны шахмат уены серләренә өйрәтүче тренер Г.Әхмәтгалиев, шәһәрдә шахмат федерациясе оештыру әнә шундыйларны берләштерү өчен кирәк, дип исәпли.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев