Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Самат – беренче урында

1-12 ноябрьдә Самара шәһәрендә Идел буе федераль округы беренчелегенә яшүсмерләр арасында шахмат турниры булды.

Анда төрле төбәкләрдән килгән 486 яшь шахматчы 10 номинациядә көч сынашты. Түбән Кама данын Самат Галәвиев, Камилла Юссинниема, Андрей Горин яклады.19 яшькә кадәргеләр арасында, гомуми 9 очкодан 7 очко җыеп, Самат Галәвиев беренче урынны яулады. Ул шахмат мәсьәләләре чишү буенча композициядә катнашкан бердәнбер Татарстан вәкиле дә әле.

Самат Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиянең 10 нчы сыйныфында укый. Ул 4-5 ел тренер Алик Елистратов кул астында шөгыльләнгән булса, соңгы вакытта тренер Камил Шәйхетдинов җитәкчелегендә өйрәнүләрен дәвам итә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев