Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Спорт

«Пчёлка» клубы — йөгерүчеләр өчен

Түбән Кама тарихы спорт белән тыгыз бәйләнгән.

Шәһәр төзелешенә беренче килгән яшьләр, йөгерү белән шөгыльләнүнең физик форманы саклауда файдасы булуын тиз төшенгәннәр. 

1978 елда Түбән Камада «Пчёлка» йөгерергә яратучылар клубы оештырыла. Шунысы да игътибарга лаек: клубка йөрүчеләр арасында «Түбән Кама нефтехим» хезмәткәрләре дә күп була. «Пчёлка» клубын күп еллар дәвамында ЦЗЛ (завод үзәк лабораториясе) начальнигы Виктор Кичигин җитәкләгән. 

«Мин «Пчелка» га 1980 еллар башында килдем. Балачактан йөгерергә ярата идем. Ә монда тәҗрибәле йөгерүчеләр арасына килеп кердем. Михаил Александров, Валентина Кудряшова, Равил Азизов, Алексей Гаврилов, Леонид Петров... Бу кешеләр өчен йөгерү тормышның мөһим өлеше булып тора иде. Даими рәвештә күнегүләр ясадык, көненә берничә тапкыр йөгерә идек. 42 км 195 метрлы марафоннарда еш йөгердек», — дип искә ала Дмитрий Филиппов. 

Җиңү көнендә без Яр Чаллы шәһәрендә патриотик марафонда катнашып, Бөек Ватан сугышы елларында сугышчыларыбызның батырлыгына хөрмәт йөзеннән йөгердек. Калининград марафонында да (хәзерге Мәскәү өлкәсенең Королев шәһәре) катнаштык. Хуҗаларның кунакчыллыгы гаҗәпкә калдырды. Бу шәһәдә яшәүчеләр йөгерешчеләрне ачык йөз белән каршыладылар, ашаттылар-эчерттеләр, яхшы теләкләрен әйттеләр. Әйтерсең лә, без аларның туганнары. Әлбәттә, шәһәр эчендә узган Казан марафоны да күңелләрдә яхшы тәэсир калдырды. Казанның истәлекле урыннары арасында йөгергәндә, үтеп-сүтеп йөрүчеләр безне елмаеп сәламләде.

Йөгерешчеләребез Мәскәү һәм Новосибирск марафоннарында югары нәтиҗәләргә ирештеләр. Россия ветераннары арасында җиңел атлетика буенча чемпионатта «Пчёлка» клубы әгъзалары Юрий Ильин, Илья Слепнев, Зөлфәт Борһанетдинов берничә мәртәбә призлы урыннар яулады. 

«Пчёлка» йөгерешчеләре Түбән Камада уздырыла торган йөгерү ярышларында актив катнашып, беренче урыннарны яулый. Аларның төп казанышы — сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау иде. Виктор Петрович Кичигин, мәсәлән, инде шактый олы яшьтә булуына карамастан, 5 км чамасы ераклыктагы эшенә җәяүләп бара һәм кайта. 

Декабрьдә Түбән Кама йөгерүчеләре «Беренчеләр юлыннан» йөгерешендә катнашырга ярата. Элек бу йөгерешне "Түбән Кама Нефтехим«нан шәһәргә кадәр арада уздыралар иде, хәзер исә «Шинник» спорткомплексында үткәрелә. Быел ветераннар арасында үз яшь төркемнәрендә Дмитрий Филиппов һәм Мөдәррис Галимҗанов җиңү яулады.

«Пчёлка» җитәкчеләре һәм оештыручылары арасында шулай ук нефтехимик Михаил Демидовны һәм ТР Атказанган физик культура хезмәткәре Геннадий Сандимировны билгеләп үтәргә кирәк. 

2018 елда "Пчёлка«ның юбилее — 40 еллыгы булды. Юбилей йөгерешенә бөтен Татарстаннан дистәләгән спортчы килгән иде. Бәйрәмдә 50 дән артык спортчы катнашты. Яшь һәм өлкән спортчылар югары нәтиҗәләр белән сөендерделәр. 

Түбән Каманың «Пчёлка» йөгерергә яратучылар клубының үсеш тарихы — спортта җиңүләр һәм йөзләгән түбәнкамалыны сәламәтләндерү тарихы да ул.

Мөдәррис Галимҗанов
Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев