Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Нык ихтыярлылар җиңелми

Пхенчхандагы XII Паралимпия уеннарында Түбән Кама чаңгычысы Марта Зәйнуллина утырган килеш 10 чакрымлы биатлон ярышында - көмеш, 1,1 километрга чаңгы спринтында («утырып шуу» классы) бронза медальгә лаек булды. 12 чакрымны ул дүртенче булып тәмамлаган. Марта бронзаны яулаган америкалы Оксана Мастерстан нибары 4,1 секундка артта калган. Алга таба үзен кулга алып...

Пхенчхандагы XII Паралимпия уеннарында Түбән Кама чаңгычысы Марта Зәйнуллина утырган килеш 10 чакрымлы биатлон ярышында - көмеш, 1,1 километрга чаңгы спринтында («утырып шуу» классы) бронза медальгә лаек булды.
12 чакрымны ул дүртенче булып тәмамлаган. Марта бронзаны яулаган америкалы Оксана Мастерстан нибары 4,1 секундка артта калган. Алга таба үзен кулга алып өлгергән Татарстан спортчысы бирешмәгән һәм тагын ике узышта көмеш һәм бронза медальләргә ия булган.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин Марта Зәйнуллинага котлау хатлары җибәргән. Спортчыны котлап, шәһәр телевышкасында да махсус иллюминация утлары кабынды.
Моңа кадәр 27 яшьлек Марта Зәйнуллина Сочи Паралимпиадасында чаңгы спринтында өченче урын яулаган иде. 2015 елда - биатлон буенча дөнья чемпионы исеменә, дөнья чемпионатында «көмеш»кә һәм «бронза»га ия хатын Россия җыелма командасына 2010 елда килә. Аның беренче тренеры - Ирина Полякова, Марта хәзер спортчы Владимир Малинский җитәкчелегендә шөгыльләнә. Россиянең атказанган спортчысы Марта Зәйнуллина 2014 елда II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләнгән.
Россия Паралимпия комитетын уеннардан читләштерү сәбәпле, Россия спортчылары Паралимпия байрагы астында ярышалар. Уеннарда барлыгы 30 кеше катнаша. Тагын алты спортчы начар күрүче атлетларга ярдәм итә. Уеннар 18 мартта тәмамлана.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Фото Марта Зәйнуллинаның шәхси архивыннан
алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев