Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Нижнекамская правда» призына традицион эстафетада 800 кеше катнашты

Башта мәктәп укучылары, аннары студентлар һәм өлкәннәр йөгерде.

Түбән Камада 800 катнашучы НТР медиахолдингыныж «Нижнекамская правда» газетасы призларына традицион җиңел атлетика эстафетасы стартына чыкты.

Башта мәктәп укучылары, аннары студентлар һәм өлкәннәр йөгерде.

Җиңел атлетика эстафетасы тарихы 1966 елда башлана. Газета үзенең беренче туган көнен шулай билгеләп үтә. Ул вакытта анда ун команда катнашкан булса, кичә аларның саны 49.

Эстафета 16 этаптан тора. Йөгерүчеләр Җиңү монументыннан старт ала, аннан соң Химиклар проспектыннан Вахитов проспектындагы боҗрага кадәр үтә. Аннары Тыныч аллея урамы һәм «Ковер» яшьләр үзәге аша кире кайта.

Команда зачетында үз төркемнәрендә беренче урыннарны «СИБУРа» вәкилләре, НХТИ студентлары һәм 2 нче гимназия укучылары алды. Җиңүчеләрне НТР медиахолдингының «Нижнекамская правда» газетасы бүләкләде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев