Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Нефтехимик» КХЛның үз матчында «Металлург»ны җиңде

Кичә «Нефтехимик» үз бозында «Металлург» белән уйнады. Уен 3:2 исәбе белән түбәнкамалыларның җиңүе белән тәмамланды.

Беренче шайбаны кунаклар 13нче минутта кертте. Икенче периодта «Нефтехимик» исәпне Илья Федотов ярдәмендә тигезләде, ә аннары Булат Шәфигуллин команданы алга чыгарды.

Икенче период ахырында Илья Федотов янә гол кертте һәм шуның белән түбәнкамалыларның өстенлеген ныгытты. Уен ахырына ике минут кала Филипп Майе «Металлург» исәбенә тагын бер алка кертте.

Бу матчтан соң Олег Леонтьев командасы турнир таблицасының 10нчы урынында калды. 19нчы декабрьдә хоккейчылар «Барыс» белән очрашачак.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев