Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Нефтехимик» КХЛның даими чемпионатында тагын бер җиңү яулады

Бу җиңү «Нефтехимик»ны Көнчыгыш конференциядә 8нче урынга күтәрде.

«Нефтехимик» КХЛның даими чемпионатында чираттагы җиңүгә иреште. Кичә Түбән Кама клубы Омск шәһәренең «Авангард» командасын кабул итте.

Матч «Нефтехимик» файдасына 2:1 исәбе белән тәмамланды.

Исәп-хисапны хуҗалар беренче периодның 6нчы минутында ачты. 12нче минутта Ансель Галимов өстенлекне икеләтә арттырды.

Период ахырында кунаклар хуҗалар капкасына бер алка кертте.

Бу җиңү «Нефтехимик» ны Көнчыгыш конференциядә 8нче урынга күтәрде. Киләсе уен 25 гыйнварда Хабаровскида «Амур» белән узачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев