«Нефтехимик» командасы КХЛ чемпионатында 4:0 исәбе белән җиңде
Матч 28 декабрьдә узды.
«Нефтехимик» КХЛның даими чемпионатында чираттагы җиңүгә иреште.
«Сочи» белән матч 28 декабрьдә түбәнкамалылар файдасына 4:0 исәбе белән тәмамланды.
Голларны Вячеслав Лещенко, Андрей Чивилев, Андрей Белозеров һәм Илья Федотов кертте.
Олег Леонтьев командасының чираттагы уены 30 декабрьдә Казанда «Ак Барс» белән узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев