Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Нефтехим-Арена» боз сарае Финляндиядән килгән «Йокерит» командасын кабул итте

8 минут эчендә ике гол кертеп, «Нефтехимик» алга чыкты.

Тик кунаклар тиз арада исәпне тигезләделәр. Өченче тайм 2:2 исәбе белән тәмамлангач, өстәмә вакыт билгеләнде. Овертаймның 18 нче секундында Рафаэль Бикмуллин бик фин командасының капкасына җиңү шайбасын ташлады. 16 нчы гыйнварда «Нефтехимик» «Динамо» (Рига) командасын шулай ук 3:2 исәбе белән отты. Гол авторлары – Булат Шәфигуллин һәм Павел Порядин. Алдагы 4 уен башка шәһәрләрдә узачак, ә 31 гыйнварда безгә «Сочи» ко-мандасы киләчәк.
«Батыр» спорткомплексында бадминтон буенча Кама аръягы лигасының командалары очрашты. Түбән Камадан үз яшьтәшләре арасында Тимур Салмин 2 нче, Матвей Ерофеев һәм Тимур Фадеев 3нче урыннарны алганнар. Кызлар да сынатмаганнар: Айсылу Сафина – беренче, Анастасия Песова өченче урыннарны яулаганнар (тренерлары – Л.Соколова һәм Т.Волкова).
 17 гыйнварда Казанда өч мәртәбә Россия чемпионы, Дөнья кубогы призеры, халыкара спорт мастеры Василий Худяков һәм Россия чемпионатлары призеры Владимир Штурмин киокусинкай буенча осталык дәресләре уздырдылар. Бу чарада Түбән Камадан тренер И.Фәррахов җитәкчелегендә 3 нче спорт мәктәбе укучылары катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар.
Казанда Н.Мөхәммәтҗанов истәлегенә уздырылган классик шахмат турнир-мемориалында Татарстанның 300 яшь шахматчысы катнашкан. Шәһәребездән тренер Камил Шәйхетдинов укучысы Зәринә Әминова бар көндәшләрен җиңеп, чемпион титулына лаек булган.
 Тәтештә Татарстан Республикасының ирекле көрәш буенча 2004-2005 елгы яшүсмерләр арасында турнир узды. Түбән Каманың 8 нче спорт мәктәбе командасыннан җиде укучы призлы урыннарны яулаганнар. «Көмеш» медальләр белән Д.Усманов, А.Шишляникова, Р.Гыйниятуллин, Р.Кәлимуллин һәм К.Дорофеев, «бронза» медальләр белән О.Бобокәримов, М.Герасимов һәм А.Минниханов бүләкләнгәннәр. Ярышларга команданы тренер И.Булатов, Р.Гыйниятуллин һәм И.Низамиев әзерләгәннәр.

Фәрит Вагыйзов

Фото: sk-neftekhimik.ru сйтыннан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев