Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Мастер-класслар, баттл һәм ярышлар: Түбән Камада урам культуралары фестивале узачак

Шулай ук фестивальне Яр Чаллы, Менделеевск, Лаеш шәһәрләрендә үткәрү планлаштырыла.

28 июльдә Түбән Каманың «Айда» экстрим-паркында Урам культуралары фестивале узачак. Татарстан парклары буенча турны «УРАМ» экстрим-паркы командасы белән берлектә «Беренчеләр хәрәкәте» башлап җибәрә.

Катнашучыларны ярышлар, мастер-класслар һәм All Styles юнәлешендә бию баттллары көтә.

Шулай ук экстремаль спорт төрләре һәм урам иҗаты юнәлешләре буенча ярышларның сайлап алу этаплары узачак. Дисциплиналар арасында скейтбординг, BMX һәм трюклы самокат.

Җиңүчеләр һәм призерлар бүләкләр алачак һәм 30 августта Казанда узачак «УРАМ» республика урам культуралары фестиваленең финал этабына эләгәчәк, дип хәбәр итә оештыручылар. Шулай ук фестивальне Яр Чаллы, Менделеевск, Лаеш шәһәрләрендә үткәрү планлаштырылган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев