Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Максат – Универсиада

«Шинник» спорт комлексында көрәш белән шөгыльләнүче Эльвир Әхәтов һәм Булат Вафин узган ял көннәрендә Чаллы шәһәренә барып кайттылар. Анда студентлар арасында билбаулы көрәш буенча Россия беренчелеге өчен ярыш үткәрелде. Түбән Кама медицина колледжы укучысы Эльвир Әхәтов үз авырлык үлчәвендә беренче урынны яулады, ә икътисад-хокук колледжында белем алучы Булат Вафин икенче...

«Шинник» спорт комлексында көрәш белән шөгыльләнүче Эльвир Әхәтов һәм Булат Вафин узган ял көннәрендә Чаллы шәһәренә барып кайттылар.
Анда студентлар арасында билбаулы көрәш буенча Россия беренчелеге өчен ярыш үткәрелде. Түбән Кама медицина колледжы укучысы Эльвир Әхәтов үз авырлык үлчәвендә беренче урынны яулады, ә икътисад-хокук колледжында белем алучы Булат Вафин икенче призер булды.
Чаллыдагы җиңүе нәтиҗәсендә, Эльвир инде «бер аягы белән» Казан Универсиадасында, дип әйтергә мөмкин. 2013 елның җәендә узачак Бөтендөнья Универсиадасында Россия данын якларга тиешле җыелма командага ышанычлы керү өчен, аның соңгы сынауны узасы калды. Анысы - киләсе елның февралендә Владимир шәһәрендә үтәчәк Россия чемпионаты. Максатына ирешү өчен, тренеры Илнар Гәрәв җитәкчелегендә, Эльвир күнегүләрне туктатып тормый.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X