Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кызыл Чапчакта – биатлон

Биатлон - бүгенге көндә Россиядә иң популяр спорт төрләреннән берсе. Шуңа күрәдер инде, биатлон буенча ярышлар Түбән Кама районы авыл җирлекләрендә дә оештырыла. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, Кызыл Чапчакта да биатлон ярышы үткәредек. Ярыш үтәсе урын - авылның Сабантуй мәйданы, баннерлар һәм транспарантлар белән бизәлгән иде. Бирегә җыелган тамашачыларның...

Биатлон - бүгенге көндә Россиядә иң популяр спорт төрләреннән берсе. Шуңа күрәдер инде, биатлон буенча ярышлар Түбән Кама районы авыл җирлекләрендә дә оештырыла.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, Кызыл Чапчакта да биатлон ярышы үткәредек. Ярыш үтәсе урын - авылның Сабантуй мәйданы, баннерлар һәм транспарантлар белән бизәлгән иде. Бирегә җыелган тамашачыларның туңа башлаганнары ярыш кыры янында урнашкан павильон эчендә кайнар коймак һәм чәй белән җылына алды. Ә кайберләре, мин кемнән ким дигәндәй, тиз генә өйләренә кайтып, чаңгыларын алып килергә ашыктылар.
Ярышны ир-егетләр башлады: алар 20 секунд саен берәм-берәм старт алдылар. Соңгысы кузгалганда инде беренче киткәннәре ату рубежына килеп тә җиткәннәр иде. Беренче этапта - баскан килеш, ә икенче этапта ятып ату иде. Егетләргә бер-берсе белән генә түгел, җил белән дә тартышырга туры килде: ябылмыйча калган мишеньнәр дә булды. Тигерә алмаганнар өстәмә 50 метрлы штраф түгәрәген үтәргә мәҗбүр булдылар. Егетләр арасында иң өлгере Марс Идиятуллин булды, икенче урында - Руслан Борһанов, ә өченче булып Ислам Хатыйпов килде.
Хатын-кызлар арасында трассаны ахырына кадәр ике генә спортчы үтә алды: беренче булып 10нчы класс укучысы Эльза Сәлимова килде, ә икенче урын авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Сания Бәдриеваныкы булды.
Грамоталарны - авыл җирлеге башлыгы, ә махсус ясаткан медальләрне авылыбызның данлыклы көрәш батыры, атказанган спорт остасы Гакыйф Борһанов тапшырды. Ярыш беткәннән соң да әле, тамашачылар, спорт бәйрәме мизгелләрен янәдән-янә кичереп, бәйрәмне оештырган авыл егетләре Илфат Ганиев, Дамир Борһанов, Рафаил Хәмитов һәм авыл старостасы Рамил Борһановка зур рәхмәтләрен белдереп, озак кына таралышмыйча тордылар.
Марат БӘДРИЕВ,
Кызыл Чапчак авыл җирлеге башлыгы.
Фотода: ярышта җиңүчеләрне бүләкләгәч.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев