Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кызларыбыз – республикада беренче

«Шинник» спорт комплексының 2003-2004 елгы кызлар командасы Лениногорск шәһәрендә республика беренчелегенә үткәрелгән җиңел атлетика ярышында зур уңышка иреште. Казан, Чаллы, Түбән Кама, Лениногорск, Туймазы (Башкортстан) һ.б. шәһәрләрдән барыгы 14 команда катнашкан бу ярышта безнекеләрнең өстенлеге бәхәссез иде. Әйтик, 60 метрга йөгерү нә-тиҗәләре буенча мактау пьедесталының барлык баскычларына «Шинник»ныкылар менде: Әдилә...

«Шинник» спорт комплексының 2003-2004 елгы кызлар командасы Лениногорск шәһәрендә республика беренчелегенә үткәрелгән җиңел атлетика ярышында зур уңышка иреште.
Казан, Чаллы, Түбән Кама, Лениногорск, Туймазы (Башкортстан) һ.б. шәһәрләрдән барыгы 14 команда катнашкан бу ярышта безнекеләрнең өстенлеге бәхәссез иде. Әйтик, 60 метрга йөгерү нә-тиҗәләре буенча мактау пьедесталының барлык баскычларына «Шинник»ныкылар менде: Әдилә Камалова - беренче, Карина Яблонская - икенче, Диана Гыйльмиева өченче урында. Команда лидеры Әдилә әле озынлыкка сикерүдә дә җиңүче булды. Виктория Бусова биеклеккә сикерүдә икенче урынны алды. 4х150 метрлы эстафета йөгерүендә дә безнекеләргә (Диана Гыйльмиева, Карина Яблонская, Катя Черноклинова, Әдилә Камалова) тиңнәр юк иде. Нәтиҗәдә, «Шинник» кызлары командасы беренче урынны яулады. Бу уңыш - тренерлары Владимир Быков һәм Александр Елинның да хезмәт җимеше.
Нур ТУГАНОВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X