Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Көрәшче кыз уңышы

Түбән Каманың «Шинник» спорт комплексында шөгыльләнүче Сабина Баһаветдинова 2001-2003 елгы яшьләр арасында ирекле көрәш буенча Идел буе федераль округы беренчелегеннән зур җиңү яулап кайтты. Узган ял көннәрендә Ульяновск шәһәрендә үткәрелгән ул ярышта егетләр генә түгел, кызлар да катнашты. Кызлар арасында 70 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә Ульяновск, Самара, Оренбург өлкәләреннән, Татарстан,...

Түбән Каманың «Шинник» спорт комплексында шөгыльләнүче Сабина Баһаветдинова 2001-2003 елгы яшьләр арасында ирекле көрәш буенча Идел буе федераль округы беренчелегеннән зур җиңү яулап кайтты.
Узган ял көннәрендә Ульяновск шәһәрендә үткәрелгән ул ярышта егетләр генә түгел, кызлар да катнашты. Кызлар арасында 70 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә Ульяновск, Самара, Оренбург өлкәләреннән, Татарстан, Чувашия, Башкортстан һәм Мордовия республикаларыннан килгән иң көчле спортчылар көч сынашты. Алар арасында Татарстан вәкиле Сабинага тиңнәр юк иде. Федераль округ күләмендә беренче урынны алып, шәһәрдәшебез ирекле көрәш буенча Россиянең спорт остасы исеменә кандидат нормативын үтәде.
Сабина Баһаветдинова -Түбән Камадагы 13нче мәктәпнең сигезенче класс укучысы. Ирекле һәм билбаулы көрәш белән ул үзенең тренеры Олег Егоров җитәкчелегендә шөгыльләнә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев