Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кечкенә шахматчылар сынатмады

Казан шәһәрендә 2010 елда туганнар һәм яшьрәкләр арасында Татарстан беренчелегенә шахмат ярышлары тәмамланды. Шәһәребезнең яшь шахматчылары анда уңышлы чыгыш ясадылар. Беренче лигада чыгыш ясап, 20 шахматчы арасында 6нчы урынны алган Камилә Низамованы (2нче гимназиянең 1А сыйныфы); шул лигада 86 шахматчы арасында җиңүче булган Александр Шаманскийны (80 нче балалар бакчасы), 3нче...

Казан шәһәрендә 2010 елда туганнар һәм яшьрәкләр арасында Татарстан беренчелегенә шахмат ярышлары тәмамланды. Шәһәребезнең яшь шахматчылары анда уңышлы чыгыш ясадылар.
Беренче лигада чыгыш ясап, 20 шахматчы арасында 6нчы урынны алган Камилә Низамованы (2нче гимназиянең 1А сыйныфы); шул лигада 86 шахматчы арасында җиңүче булган Александр Шаманскийны (80 нче балалар бакчасы), 3нче призлы урынны алган Александр Ефимовны (91 нче балалар бакчасы) уңышлары белән котлыйбыз. Өчесе дә югары квалификацияле тренер Камил ага Шәйхетдиновта шөгыльләнә.
Иң киеренке ярышлар югары лигада үтте. Беренче мәртәбә Түбән Камадан читтә чыгыш ясаучы Зәринә Сәхапованың 28 шахматчы арасында 4 нче урынга чыгуын уңышлы дип санап була. 50 уенчы арасында Роман Павлов (10нчы мәктәпнең, 1нче сыйныфы) 7нче урынга чакты. Зәринә белән Романны тәҗрибәле тренер Габдулла абыйлары Әхмәтгалиев өйрәтә.
Наил ВИЛЬДАНОВ.
Фотода (сулдан уңга):
Адам Стец (Казан шәһәреннән), Александр Шаманский һәм Александр Ефимов ярышларның баш судьясы Дмитрий Цинман белән.
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев