Кадетлар уңышы
Апрель азагында Ханты-Манси автономияле округының Нижневартовск шәһәрендә 1998-1999 елгы малайлар арасында бокс буенча Бөтенроссия «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте беренчелегенә ярыш үткәрелде. Анда Түбән Кама кадетлар интернат-мәктәбендә тәрбияләнүче яшь боксчылар уңышлы чыгыш ясады. Үз авырлык үлчәүләрендә Роман Башин - икенче, Иван Фокин өченче урынны алдылар. Бу малайлар бокс белән шәһәребезнең балалар-үсмерләр техник...
Апрель азагында Ханты-Манси автономияле округының Нижневартовск шәһәрендә 1998-1999 елгы малайлар арасында бокс буенча Бөтенроссия «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте беренчелегенә ярыш үткәрелде.
Анда Түбән Кама кадетлар интернат-мәктәбендә тәрбияләнүче яшь боксчылар уңышлы чыгыш ясады. Үз авырлык үлчәүләрендә Роман Башин - икенче, Иван Фокин өченче урынны алдылар. Бу малайлар бокс белән шәһәребезнең балалар-үсмерләр техник иҗаты үзәгендә Казахстанның атказанган тренеры Абдумурат Ахметулы җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев