Юеш кар, көчле җил – киртә түгел: Түбән Камада трейл йөгереше узды
Күмәк йөгерештә дистәләгән спортчы катнашты.
Түбән Каманың Каракүл күлендә Трейл форматындагы йөгереш узды. Ярышның үзенчәлеге шунда ки, ул боз өстендә үткәрелә.
Россиянең 4 төбәгеннән һәм Татарстанның 16 шәһәр-районыннан килүчеләр ике дистанция сайлый алдылар – 5 һәм 15 чакрым. Бәйге Түбән Камада икенче тапкыр үткәрелә. Аның максаты – спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, ди оештыручылар.
Барлык катнашучыларга истәлекле бүләкәләр һәм медальләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев