Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Испаниядән – уңыш белән

Түбән Каманың ирекле көрәш осталары Илдус Гыйниятуллин, Евгений Лапшов һәм Умахан Магомедханов Испания башкаласы Мадридка, ирекле көрәш буенча халыкара турнирга барып кайттылар. Ул ярышта Европа, Азия, Африка, Көньяк һәм Төньяк Америка дәүләтләреннән (барлыгы 31 ил) 300дән артык спортчы көч сынашкан. Безнең түбәнкамалылар арасыннан иң зур уңышка ирешкәне - Илдус Гыйниятуллин....

Түбән Каманың ирекле көрәш осталары Илдус Гыйниятуллин, Евгений Лапшов һәм Умахан Магомедханов Испания башкаласы Мадридка, ирекле көрәш буенча халыкара турнирга барып кайттылар.
Ул ярышта Европа, Азия, Африка, Көньяк һәм Төньяк Америка дәүләтләреннән (барлыгы 31 ил) 300дән артык спортчы көч сынашкан. Безнең түбәнкамалылар арасыннан иң зур уңышка ирешкәне - Илдус Гыйниятуллин. Ул 70 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә бер-бер артлы дүрт көндәшен җиңеп финалга чыккан һәм беренче урын өчен барган соңгы очрашуда гына АКШ көрәшчесенә - узган елгы дөнья чемпионаты призерына 4:5 исәбенә оттырган. Нәтиҗәдә, Илдус - икенче призлы урында. Умахан Магомедханов та сынатмаган, ул - 86 килограммга кадәргеләр арасында өченче призер. Евгений Лапшов 74 килограммга кадәрге үлчәүдә призлы урынга чыга алмаган, әмма халыкара турнирда бишенче урынны алу өчен дә оста көрәшче булырга кирәк.
Бу көрәшчеләрнең икесе - Илдус белән Умахан шәһәребезнең Равил Булатов җитәкчелегендәге спорт мәктәбендә тренерлары Илдар Булатовта шөгыльләнәләр.
Евгений - «Нефтехимик» спорт клубыннан, тренер Иван Крайновның өйрәнчеге.
В. БОРИСОВ.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X