Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Ирекле көрәшчеләр уңышы

Ирекле көрәшчеләрнең октябрь ае җиңүлергә бай булып чыкты. Алар бөтендөнья, халыкара, россия күләмендәге ярышларда катнашып матур нәтиҗәләр күрсәтте. Алмаз Нурмөхәммәтов ирекле көрәш белән 6 яшьтән шөгыльләнә. Ул бу көннәрдә Новосибирск шәһәрендә узган Россия күләмендәге ярышлардан кайта. Буш кул белән түгел. Гомумән, октябрь ае ирекле көрәшчеләр өчен уңышларга бай булды. Мансур...

Ирекле көрәшчеләрнең октябрь ае җиңүлергә бай булып чыкты. Алар бөтендөнья, халыкара, россия күләмендәге ярышларда катнашып матур нәтиҗәләр күрсәтте.

Алмаз Нурмөхәммәтов ирекле көрәш белән 6 яшьтән шөгыльләнә. Ул бу көннәрдә Новосибирск шәһәрендә узган Россия күләмендәге ярышлардан кайта. Буш кул белән түгел.

Гомумән, октябрь ае ирекле көрәшчеләр өчен уңышларга бай булды. Мансур Заманов Төркиядә узган халыкара турнирда 84 килограмм авырлык үләвендә

алтын медаль яуласа, Камилла Елисеева Россия җыелма командасы составында дөнья чемпионатында катнашып, беренче урынны ала. Алмаз Нурмөхәммәтов бу көннәрдә Новосибирск шәһәрендә узган Россия күләмендәге ярышларда беренче булып кала. Көрәшчеләренең уңышларын күреп, спорт мәктәбе директоры шатланып бетә алмый.

Ел ахырында спорчыларны тагын бер зур сынау көтә. Халыкара ярышлар Түбән Камада узачак. 2 декабрьдән алып дүртесенә кадәр безнең шәһәр Болгария, Македония һәм Казахстан көрәшчеләрен кабул итәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X