Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Ирекле көрәш ярышы

Ирекле көрәш буенча «М-7» җәмгыяте призларына оештырылган халыкара бишенче турнирда дүрт йөздән артык спортчы катнашты. Көрәшчеләр Россиянең Мәскәү, Пермь крае, Оренбург, Свердловск, Самара, Ульяновск өлкәләреннән, Башкортстан, Удмуртия, Чувашия, Мари-Эль һәм Татарстаннан, шулай ук, Дагестан, Казахстан, Үзбәкстаннан җыелган иде. «Ярыш» спорт комплексында уздырылган бу турнирның беренче көнендә - 2006-2007 елгы, ә...

Ирекле көрәш буенча «М-7» җәмгыяте призларына оештырылган халыкара бишенче турнирда дүрт йөздән артык спортчы катнашты. Көрәшчеләр Россиянең Мәскәү, Пермь крае, Оренбург, Свердловск, Самара, Ульяновск өлкәләреннән, Башкортстан, Удмуртия, Чувашия, Мари-Эль һәм Татарстаннан, шулай ук, Дагестан, Казахстан, Үзбәкстаннан җыелган иде.
«Ярыш» спорт комплексында уздырылган бу турнирның беренче көнендә - 2006-2007 елгы, ә икенче көнне 2004-2005 елгы спортчылар келәмдә очрашты.
Түбән Кама спортчыларыннан, үз авырлык үлчәүләрендә, Руслан Кәлимуллин, Һәбил Кәбиров, Данил Ермолаев беренче урынны яуладылар. Никита Крамчеев, Ислам Мазаев, Максим Малецков икенче урынны алдылар. Максим Соловьев, Мөхәммәт Әхмәтшин, Никита Матросов, Азат Ярмөхәммәтов, Фәридун Кузьмин, Кәрим Шиһапов, Булат Фәсхетдинов, Денис Родионов өченче урынга чыктылар.
Командалар арасыннан беренче урында - Татарстан көрәшчеләре, икенче урында - Оренбург өлкәсе, ә өченче урында - Самара спортчылары.
Көндәшләр очрашуы гадел бәяләнүдә, әлбәттә инде, ярышларның баш судьясы, балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренеры Илдар Булатовның тырышлыгы аерым рәхмәткә лаек.
Бу турнирны оештыруда һәм уздыруда муниципаль район башкарма комите-тының яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе карамагындагы балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры Равил Булатовның да хезмәте бәяләп бетергесез. Ярыш спонсоры - «М-7» җәмгыяте җитәкчесе, Россиянең спорт остасы Ленар Гаянов заманында үзе дә танылган тренер Равил Булатов җитәкчелегендә ирекле көрәш серләрен үзләштергән булган.
Киләчәктә аларга спортта да, шәхси тормышларында да уңышлар гына юлдаш булсын.
Фирзия БАТТАЛОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев